«Китап белән каникуллар»: танып белү-уен программасы (6+)

27 һәм 28 март көннәрендә әкият маҗаралары яратучылар мәктәп каникуллары вакытында 11 нче санлы китапханәгә җыелды. Кече мәктәп яшендәге балалар өчен анда «Китап белән каникуллар» дигән танып белү-уен программасы үтте. Чара барышында яшь китап сөючеләр балалар китабы бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән танышты, китап барлыкка килү тарихын белде һәм әдәби әсәрләр буенча мавыктыргыч сәяхәт кылды. 

ф11
2 в
2б
3а сош 31
4 б сош 31
4а сош 31
4е,2е

Уен программасы берничә турдан торды. 1 нче тур – «Сәяхәтче геройлар»: балалар геройларның кайсы илгә һәм нәрсәгә утырып сәяхәткә юл тотуы турында белде; 2 нче тур – «Шаян сораулар»; 3 нче тур – «Мультфильмны таны»: мультфильмнардан өзекләрне куштылар; 4 нче тур – «Әкияти ыгы-зыгы»: балалар өзекнең кайсы әкияттән икәнен таныды; 5 нче тур – «Канатлы гыйбарәләр».
Укучыларга аеруча аерым бер кадр буенча мультфильмны тану уены ошады. Чара күңелле һәм бик кызыклы узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: